

Үзләре бер хәзинә.
Ырынбур өлкәсенең Сарыкташ поселогында “Ләйсән” вокаль ансамбле эшләп килә. Чын фидакарьләрне, җыр-моңга гашыйкларны берләштергән ансамбль яңа иҗади эзләнүләр өстендә.
“Безнең житәкчебез Марат Халит улы Халитов. Коллективыбызга быел биш ел тулды. Без үзебезнең җыр-моңнарны сөюче хатын-кызлар Марат Халит улы җитәкчелегендә тавышларга салып, матур итеп башкарырга өйрәнәбез” дип язды миңа “Ләйсән” кызлары.
Ансамбль 2016 елның 22 апрелендә оештырыла. Бүген коллективта 13 кеше. Ансамбль яшьләрне дә, өлкәннәрне дә берләштерә. Ансамль әгъзалары ул – студентлар, хуҗабикәләр, хаклы ялдагы апалар, медицина хезмәткәрләре, үзмәшгуль, эшкуар булган булдыклы һәм җегәрле хатын-кызлар. Зур теләк белән йөрүчеләр башка мәшәкатьләргә карамый, сәхнәгә тугры кала, иҗат итә, моң тарата.
Моннан биш ел элек беренче репетиция узган булса, бүген инде кызлар төбәктәге чараларда көтеп алынучы иҗат коллективы. Быел ансамбльгә флейта белән кубыз да өстәлгән. Флейтада Свердловск консерваториясен тәмамлаган музыка мәктәбе укытучысы, ә кубызда алтмыш яшькә җитеп килүче гади эшче уйный.
Репертуарда нигездә халык һәм эстрада җырлары өстенлек ала. Чөнки иҗади коллективның төп максаты татар мәдәниятен, традицияләрне, туган телне киләчәк буыннарга илтеп җиткерерлек итеп, камил килеш саклау. Музыка аша бөтен матурлыкны, рухи байлыкны бирергә омтыла алар. Коллективта уртача 30-45 яшьлек кешеләр.
“Безнең төбәктә татарлар күп. Әмма үз телебез онытылып, югалып бара. Ә авылларда яшәүчеләр элеккечә татарча иркен аралаша. Йолалар да саклана, әбиләребез эшен дәвам итәләр -кич утырып, йон эрлиләр, мамык шәл бәйлиләр.
Көз җиткәч, өмәләр башлана. Каз өмәләре биредә бик күңелле үтә. Ул өмәләр тоташ бәйрәмгә әверелеп, концертлар әзерләнә, зур чара булып уза. Шулай ук: “Исем кушу”, “Бәби чәе”, Никах табыннары, “Кич утыру”, Сабантуй элекке традицияләрне саклап уздырыла”.
“Ләйсән” ансамбле районда узган барлык мәдәни чараларда да катнаша һәм аларны өлкә үзәгендә узган чараларга да еш чакырып чыгыш ясаталар.
Татарстанда да “Ләйсән”не беләләр. Иҗади коллектив 2018 елда Азнакайда узган фестивальгә чакыртып алынып, бик уңышлы чыгыш ясаган.
Коллективның планнары зурдан. Алар башкару осталыгы өстендә арытаба да көчләрен кызганмый эшләргә, репертуарны яңа җырлар белән баетырга омтыла. Киләчәктә алар тагын да шомарып, Русия төбәкләрендә узачак бәйрәмндәрдән, фестивальләрдән читтә калмаска максат тота. Әлбәттә инде, иң зур максатларның берсе ул Казанда чыгыш ясау!