Дөньяда ниләр бар?
1 октябрь 2021, 10:26

Эльбрус тавында исән калган альпинист: «Хатыным кочагымда өшеп үлде»

Гидларның берсе альпинист хатынны үлгән дип саный һәм башкаларга ярдәм итәргә китә.

Эльбрус тавында исән калган альпинист: «Хатыным кочагымда  өшеп үлде»Эльбрус тавында исән калган альпинист: «Хатыным кочагымда  өшеп үлде»
Эльбрус тавында исән калган альпинист: «Хатыным кочагымда өшеп үлде»

23 сентябрьдә Эльбрус тавында буранга очраган альпинистлар арасында Нестеровлар гаиләсе дә була. Алар профессионал түгел, тауга менү өчен бик озак әзерләнәләр. Артем Нестеровның хатын биредә өшеп үлә. Хатын иренең кулларында җан бирә. 

35 яшьлек Артем һәм аның хатыны Санкт-Петербургтан килә. Алар 19 кешедән һәм ике гидтан торган төркем составында Эльбрус тавын яуларга җыена. Тауда алар буранга очрый. 

Артем коткаручылар көтеп торган өч сәгатьне искә ала. Бу вакытта аның кулларында сөйгәне җан бирә. Гидларның берсе Артемның хатынын үлгән дип уйлый һәм башкаларны коткарырга китеп бара. Ләкин хатын исән, тик салкын булу сәбәпле, ул хәрәкәтләнә алмый. 

«Мин хатынымны ике тапкыр җирләдем. Антон (инструктор) үзен алла дип санады, ул кемне коткарасын үзе хәл итте. Минем хатынымны үлде дип ташлап киткән. Пульсын да тикшермәгән. Аннары мин хатынымны таптым, аның белән булдым», — ди Артем.

Артем хатынын җылытырга маташа, кулларын һәм аякларын ышкый. Хатын салкынга бик озак каршы торырга тырыша, ул авыртудан кычкыра. Артем аңа яратуын сөйли, коткаручыларны көтеп торырга кирәк дип аңлата.

23 сентябрьдә Эльбрус тавына менгәндә буранга очрап биш кеше һәлак булды. Аларга кырык яшь тә тулмаган булган. Тауга менүне оештырган «Elbrus.guide» компаниясе җитәкчесе Денис Алимов тоткарланды. Ул хокук саклаучыларга үзе килә һәм гаебен танып күрсәтмә бирә. Тикшерү эшләре бара. 

Еш кына уйланганым бар. Әллә шулкадәр тыныч һәм рәхәт тормышта яшибез инде? Нишләп кешеләр соңгы арада экстримга тартыла? Кемдер штормлы диңгезгә сикерү белән мавыга, кемдер сәламәтлегенең мөмкинлекләрен чамаламыйча биеклеккә күтәрелергә тели. Тик табигать мондый ялгыш адымнарны гафу итми шул. Ә иң кызганычы - бу хаталар беркемне дә бернигә өйрәтми. Минем белән бәхетсез очрак яисә фаҗига булыр дип кеше күз алдына да китерми...

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас