

Әгәр Төркия Русия белән оборона килешүе төзесә, АКШ Әнкарага каршы яңа санкцияләр кертәчәк.
Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Русиядән С-400 зенит-ракета комплексының яңа партиясен сатып алырга җыенулары турында белдергәч, АКШ сенаты шулай дип янаган. Төркия лидеры, үз иленең халкын яклау өчен бер дәүләтнең дә аның суверен хокукына кысыла алмавын белдергән.
Берничә көн элек Эрдоган, Джо Байден тулы кыйммәтле диалог төзеп булмаган АКШның беренче президенты булды, дип тә әйткән. Ул АКШның бүгенге хакимиятен Сүрия террорчыларына (көрд боевикларына) корал сатуны арттыруда гаепләде. Эрдоган шулай ук Русиядән С-400 комплекслары сатып алган өчен Байденның Әнкарага басым ясавын дәвам итүен ассызыклады.