Дөньяда ниләр бар?
30 сентябрь 2021, 08:36

Штормда диңгезгә сикерәләрме инде?

Якташыбыз Испаниядә һәлак булган.

medialeaks.rumedialeaks.ru
Фото:medialeaks.ru

Рус фитнес-тренеры суга баткан танышын коткарам дип штормлы диңгездә һәлак булган. Аның үлеме моментын ачыргаланып кычкырган хатыны видеога төшергән. Вакыйга шушы көннәрдә Испаниядә булган.

Мәрхүмнең хатыны элегрәк тә иренең кыялардан диңгезгә сикерүләрен төшергән, әмма бу юлы яшь ирнең яраткан шөгыле фаҗига белән тәмамланган.

Испаниянең Торревьеха шәһәрендә фитнес-тренер булып эшләүче 30 яшьлек русияле Данила Г. хатыны һәм Финляндиядән килгән ахирәтләре белән Коста-Бланка пляжына юлланганнар. Диңгез буендагы прогулканы камера аша күзәтеп барган  хатын иренең үлемен төшерәчәген күз алдына да китермәгән...

Давыл котыруына карамастан, ахирәтләре кыядан суга сикерергә уйлаган. Әмма үзаллы чыга алмаган. Данила аңа ярдәмгә ашыккан. Кадрлардан күренүенчә, ул хатынны сөйрәп диярлек яр буендагы ташка мендерә. Әмма шул ук мизгелдә көч белән китереп бәргән дулкын аларның икесен дә диңгезгә юып төшерә... Егетнең хатыны кычкыра...

Күп тә үтми аларның гәүдәләрен коткаручылар табып ала.

Даниланың хатыны бу коточкыч вакыйга алдыннан диңгездә һава торышы бозылуын һәм сикерүләр өчен бу бик яхшы вакыт дип пост язган...

Бу хәбәрне “сүзсез генә” дип тәмамлыйсы килсә дә, сүзсез калу мөмкин түгел. Кызганычка каршы, шьләр тормышка  бик җиңел карыйлар. Хәвефле шөгыльнең үлемгә китерүен аңламыйлар. Биек тауларга, йорт түбәләренә менеп төшкән селфилар, штормда диңгезгә сикерүләр,  матур фото-видеоларга өметләнеп дайвинг белән шөгыльләнүләр кайчакта бик күңелсез тәмамлана. 

Чыганак: life.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас