Дөньяда ниләр бар?
30 сентябрь 2021, 08:50

Меркель киткәч, партиясе җиңелде

Үткән ялларда Германиядә тарихи вакыйга булды: ике дистәгә якын ел эчендә беренче тапкыр илдә Христиан-демократлар (ХДС) һәм христиан-социаль союзы (ХСС) күпчелек тавышны җыя алмады.

Меркель киткәч, партиясе җиңелдеМеркель киткәч, партиясе җиңелде
Меркель киткәч, партиясе җиңелде

Үткән ялларда Германиядә тарихи вакыйга булды: ике дистәгә якын ел эчендә беренче тапкыр илдә Христиан-демократлар (ХДС) һәм христиан-социаль союзы (ХСС) күпчелек тавышны җыя алмады. Әлеге партиянең төп үзенчәлекләренең берсе шунда иде ки, аны 16 ел рәттән ил канцлеры Ангела Меркель җитәкләде. Аларны бу юлы Германиянең социал-демократлар партиясе узып китте.

         Меркельның ХДСы тавыш бирүчеләрнең 24 процент кына тавышын җыя алды. Ә менә Олаф Шольц җитәкчелегендәге социал-демократлар үткән сайлауларда беренчелеккә чыга алмасалар, әлегесендә җиңүләрен бәйрәм итәләр. Хәзер алар Бундестагта 206 урынга ия. ХДС —196 урын, “Яшелләр” — 118 урын, калган партияләр йөздән кимрәк урын билиячәк.

Озакламый яңа депутатлар ил җитәкчесен сайларга тиеш. Ангела Меркель исә үзенең кандидатурасын башкача куймаячагы турында белдерә килде. Ул шулай ук ХДС партиясе җитәкчелегенә дә үз кандидатурасын күрсәтмәячәген белдерде.

Әйткәндәй, Германияне дәүләт җитәкчесе алмашынуы көтү сәбәпле, сәяси аналитиклар илнең киләчәге турында күзаллауларын белдерә башлады. Төп фаразларның берсе — Меркель киткәннән соң Германия Европада тоткан лидерлык позициясен җуячак. Җуярмы-юкмы, карап карарбыз, кем әйтмешли, безгә зыяны гына тимәсен.

Ангела Меркель федераль канцлер итеп 2005 елның 22 ноябрендә сайланган иде. Ул Германия тарихында ил җитәкчесе дәрәҗәсендәге беренче хатын-кыз булды.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас