

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы коронавирусның кайдан килеп чыгуын тикшерүне дәвам итәр өчен гыйльми-консультатив команда җыячак.
Төркемгә 20 эксперт-белгеч керәчәк. Аларның бурычы — Кытайда һәм башка илләрдә яңа дәлилләрне эзләп табу. Моннан тыш, әлеге консультатив төркем Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасына яңа авырулар килеп чыгу куркынычын арттыручы кеше эшчәнлеген ачыкларга ярдәм итәчәк.
Аңа кадәр Кытай Бөтендөнья Сәламәтлек оешмасын, пандемия чыганакларын эзләп табу өчен, АКШ лабораторияләрен тикшерергә чакырган иде. БМОның Женевадагы квартирасындагы Кытайның даими вәкиле Чэнь Сюй вирусның Ухань институтыннан чыгу фаразының дөреслеккә туры килмәвен белдергән иде.