Дөньяда ниләр бар?
30 сентябрь 2021, 07:18

Күл җир астына киткән

Мондый хәл 1921 һәм 1975 елларда күзәтелгән икән инде.

социаль челтәрләр.социаль челтәрләр.
Фото:социаль челтәрләр.

Бөрҗән районында Ыгышма күле җир астына киткән. Бу хакта “Шүлгәнташ” табигый тыюлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Ыгышма күле Шүлгәнташ мәгарәсеннән ерак түгел урнашкан.

Сулыкның җир астына китүе беренче тапкыр гына түгел икән. Мондый хәлне 1921 һәм 1975 елларда күзәткәннәр. Белгечләр фикеренчә, күлнең җир астына китүе быелгы аномаль эсселәр һәм корылык белән бәйле.

“Су киткәч, бермәлне күл төбендә хәтта каеннар белән таллар да үскән. Күл су белән тулышкач, агачлар грунт белән бергә су өстенә күтәрелә һәм  җил уңаена акрын гына йөзеп йөри (башкортча “ыгышып”) башлый. Күлнең исеме дә шуннан килә. Агачлар белән бергә йөзеп йөрүче утраучыкны ярга бәйләп куялар”, – ди тыюлыкның пропаганда, мәгълүмат һәм экологик мәгариф секторы начальнигы Ләлә Хәйбуллина.

Чыганак: bash.news

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас