Дөньяда ниләр бар?
30 сентябрь 2021, 08:55

Башта адашкан, аннары коткаручылар белән үзен эзләп йөргән

Әкәмәт кешеләр бар инде!

@vaziyetcomtr@vaziyetcomtr
Фото:@vaziyetcomtr

Төркиядә Бейхан Мутлу исемле 50 яшьлек бер ир, эчеп исергәч, адашкан һәм үзен үзе эзләргә киткән.

Мутлу дуслары белән урманда кәеф-сафа корган, ныклап исерүе җиткәч, кинәт кенә урман эченә кереп киткән. Аны эзләп-эзләп тә таба алмагач, дуслары полиция чакырткан. Полиция коткару отряды җибәргән.

Мутлуның югалу хәбәре район буйлап тиз тарала, эзләүче отрядка волонтерлар, урындагы халык та кушыла. Алар урманны айкыйлар, адашып югалган ирнең исемен кычкыргалыйлар. Кайсыдыр моментта тагын бер ир килеп кушыла, команда Мутлуның исемен тагы бер кычкыргач, бу ир: “Туктагыз әле, без кемне эзлибез соң? Бейхан Мутлу – ул бит мин”, – ди.

Югалган ир волонтерлар белән үзен эзләп йөргән булып чыга. Төрекнең дуслары  бу хәлгә башта гаҗәпләнгәннәр, аннары сөенгәннәр. Полиция хезмәткәрләре  эзләү операциясе тәмам дип, Мутлуны өенә кайтарып куйганнар.

Чыганак: Lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас