Дөньяда ниләр бар?
30 сентябрь 2021, 08:59

Бөек Британиягә ягулык җитмиме?

Илдә заправкалау станцияләре бушаган, эшләгәннәрендә чакрымнарга сузылган чират тезелгән.

Бөек Британиягә ягулык җитмиме?Бөек Британиягә ягулык җитмиме?
Бөек Британиягә ягулык җитмиме?

Илдә заправкалау станцияләре бушаган, эшләгәннәрендә чакрымнарга сузылган чират тезелгән. Ачулары чыккан инглизләр бензин өчен хәтта АЗСларда бер-берсен дөмбәсли башлаган. Хәлләре шулкадәр мөшкелләнгән ки, автомобиль хуҗалары бензин ташучы машиналарны трассаларда эзәрлекләүгә кадәр барып җиткән. Моңа кадәр көр тормышта яшәгән Бөек Британиягә ни булган?

         Автомобиль хуҗалары фаразларына ярашлы, заправкалауның эшләми башлавының төп сәбәбе — саклагычларда запасларның кимүе. Әмма Британия властьлары моны кире какты.

         Бөек Британия 6 нефть эшкәртү заводына, 47 саклагычка ия. Илнең транспорт министры белдерүенчә, аларның берсе дә буш тормый. Шул ук вакытта транспорт өлкәсе хезмәткәрләре, АЗС компанияләре  ягулык җитмәвенең төп сәбәбен бензин ташучы машиналарда эшләргә шоферлар җитешмәүдә күрәләр. Әле бу эштә күбрәге Европадан ялланып эшләүчеләр булса, хәзер пандемия чорында аларны илгә кертмәгәч, проблема бәкәлләренә китереп суккан.

         Бензин җитешмәү аркасында илдә 3 мең АЗС эшләми икән. Ягулык җитешмәү сәбәпле британлылар өйдән торып эшләүгә күчә башлаган.

Ягулык кризисы премьер-министр Борис Джонсонның һәм идарә итүче партиянең абруен какшата башлаган. Бу көннәрдә бензин бәяләре артачак дигән күзаллаулар да яңгыратыла. Бәяләр дә күтәрелсә, ил халкы бу хәлгә ничек карар?

Әйткәндәй, Бөек Британия Европа Союзыннан чыккан иде. Килеп туган кризис берләшмәдән чыгуның беренче тискәре аһәңнәре түгелме икән? Чөнки Евросоюзның бер илендә дә әлеге хәл күзәтелми

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас