Дөньяда ниләр бар?
30 сентябрь 2021, 08:55

Азгынлыкның чиге

Швейцариялеләр референдум үткәреп, бер җенесле никахларны теркәү яклы фикерләрен белдергәннәр.

Азгынлыкның чигеАзгынлыкның чиге
Азгынлыкның чиге

Швейцариялеләр референдум үткәреп, бер җенесле никахларны теркәү яклы фикерләрен белдергәннәр.

         Ил халкының 64 проценты “бөтенесе өчен никах” системасын кертүне яклап үз карашын белдергән. Нәтиҗәдә, Швейцария бер җенесле никахларны легальләштерү буенча дөньяда 30 нчы ил булды. Илнең юстиция министры Карин Келлер-Суттер беренче никахлар 2022 елның июлендә теркәлә башлаячак дип белдергән.

         Соңгы елларда Көнчыгыш Европа илләре бер-бер артлы бер җенесле никахларны таный башлады. Кызганычка каршы. Начар үрнәк йогышлы булучан шул...

         2020 елның декабрендә ил парламенты “бөтенесе өчен никах” законын хуплаган. Швейцария халык партиясе һәм шулай ук консерватив федераль-демократик союз әлеге инициативага каршы чыгыш ясаган. Мәсьәлә буенча референдум үткәрүне дә ил парламентының шушы ике партиясе таләп иткән. Әмма референдум алар көткән нәтиҗәне бирмәгән: хәзер илдә бер җенесле никахлар гадәти никахларга тиңләштерелгән.

         Әйткәндәй, быел 13 июльдә Кеше хокуклары буенча Европа суды, тыю гадел түгел дип, Русиядән бер җенесле гаилә мөнәсәбәтләрен тану буенча юридик процедураны кертүне таләп итте. Үз чиратында Русия чит ил эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова Кеше хокуклары буенча Европа конвенциясенең никахны көйләүче 12нче маддәсе иң тәү чиратта ир һәм хатын турында сөйли дип ассызыклады.

         Җәмгыятьнең тамырына төптән балта чабучы мондый законнар безнең илгә үтеп керә күрмәсен берүк!

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас