+21 °С
Болытлы


Әзербайҗанда 44 көн барган Икенче Карабах сугышы башлануының бер еллыгына багышланган истәлекле чараларда президент Илһам АЛИЕВ халыкка мөрәҗәгать белән чыгыш ясаган.
“Карабах конфликты үткәндә калды һәм тарихның бер өлешенә әверелде. Әгәр кем дә кем “Таулы Карабах” дип аталган үле структураны тергезергә теләсә, моны Әзербайҗанда түгел, үз территориясендә эшләсен. Мәсьәлә хәл ителде”,—дип белдергән ул. Президент чыгышыннан соң сугышта һәлак булучыларның якты истәлеген бер минутлык тынлык белән хөрмәтләгәннәр.