Дөньяда ниләр бар?
28 сентябрь 2021, 08:12

Тәнендә бер буш урын калмаган

Нинди генә кешеләр юк дөньяда...

@aleksandrajasmin@aleksandrajasmin
Фото:@aleksandrajasmin

Финляндиядә яшәүче тату остасы, күп балалы ана 31 яшьлек Александра Жасминның тәненә 100дән артык татуировка төшерелгән. Соңгы вакытта ул тәнен ак төстәге сурәтләр белән капларга теләвен белдергән.

Тәүге татуировкасын ул 18 яшендә эшләткән һәм шул вакыттан алып бу шөгыленә 17 меңгә якын фунт стерлинг акча (1,7 миллионга якын) тотынган.  

Әлеге вакытта яшь хатынның күкрәге, куллары, аяклары, аркасы һәм янбашлары мәчеләр, баш сөякләре сурәтләре, төрле язмалар, бизәкләр белән капланган. Шул ук вакытта тәненең кайсыбер өлешләре кап-карага буялган.

“Минем тәнемдәге татуировкалар үземә ошый. Тату эшләтергә теләгән рәссамнар шулкадәр күп, хәтта тәнемдә урын җитмәве бераз моңсу да булып куя. Әлеге моментта тәнемнең кайсыбер өлешлрәен кап-карага буйыйм. Соңрак тәнемнең  кап-кара төстәге өлешләренә ак сурәтләр төшерәсем килә”, – ди Жасмин.

Хатынның Инстаграмдагы аккаунтына 170 меңнән артык кеше язылган. Өч бала әнисе Жасмин даими рәвештә үзенең гадәти булмаган йөз-кыяфәтен  сурәтләгән фотоларын  урнаштыра.

“Дөресен әйткәндә, мин тәнемнең кешеләргә ошау-ошамавына карата битараф.  Кемнәрнедер кызыктыра, кемнәрнедер, киресенчә, эткән төсле. Кемдер кешенең йөз-кыяфәтенә карап, аны бәяләргә тиеш түгел дигән фикердәмен. Ә менә кешенең тәртибе әһәмияткә ия. Мин үземне бәхетле саныйм: ирем һәм балаларым мине ничек бар – шулай яраталар, кабул итәләр”, – ди Жасмин.

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас