Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
27 сентябрь 2021, 11:06

Йолалары

Шигый мөселманнарының дини йолалары зур куркуга сала.

Йолалары
Йолалары

Шигый мөселманнарының дини йолалары зур куркуга сала. Бүгенге Иран — Көнчыгыш мәдәниятенең чагу вәкиле.  Аның мәдәнияте, дустанә мөнәсәбәте һәм борынгы тарихлары меңнәрчә туристларны үзенә тарта. Әмма мөселманнар өчен изге булган Мөхәррәм аенда бу илгә иң кыю сәяхәтчеләр генә барырга базнат итә. Чөнки бу айда шигыйлар Гашурә бәйрәмен билгелиләр.

         Мөхәррәм ае башлану белән Иран күзгә күренеп үзгәрә, шәһәрләре матәм коридорларына әверелә. Һәр өйдә кара плакатлар эленеп тора. Беркайда бернинди күңел ачу юк, бернәрсә эшләми, хәтта кайсы берәүәләр бу көннәрдә бер кем белән дә сөйләшмәскә сүз бирәләр. “Тазех” — кешеләр җыелган бердәнбер урынга әверелә. Шигыйлар бу айда имамнары Хөсәен һәм аның гаиләсенең фаҗигасен үзләрендә кичерәләр. Риваяткә ярашлы, Хөсәен яңа хәлиф булырга тиеш була. Әмма ул чүл аша Мәдинәдән Куфага килеп җиткәнче халык үзенең карарын үзгәртә. Мөхәррәм аеның унынчы көнендә Хөсәен имам яңа хәлиф фәрманы буенча гаиләсе, балаллары, тарафдарлары белән бергә үтерелә. Ислам шаригате буенча бу чорда көч кулланулар катгый тыела, әмма бу тыю шигыйларны туктатмый. Имам үлеменең унынчы көнендә бөтен халык матәмдә катнашу өчен урамга агыла.  Хатын-кызлары карадан киенә, бизәнмиләр, бәләкәй балаларын исә Хөсәен улы сыман киендерәләр.

         Тәүбә итүнең һәм каза күрүнең беренче символы — пычракка буяну. Пычрак тутырылган масхус резервуарларда баштан-аяк буяналар да, алдагы көннең иртәсенә кадәр шулай йөриләр. Пычракны йола учаклары янында гына юып төшерәләр.

         Татбир — шигыйларның канлы һәм коточкыч йолалары. Ир-егетләр махсус кылыч белән баш тиресен кисәләр. Йоланы урамда башкаралар, бу вакыт эчендә кан югалтудан күпләр аңнарын җуеп егылалар. Ә иң куркынычы — кечкенә балаларның баш тиресен кисәләр. Шул сәбәпле тирә-якта балалар кычкырып елый, зуррак балалар мондый корбанга үзләре баралар, алар өлкәннәр белән бер сафта атлыйлар.

         Харра-Мали — үз-үзләрен җәзалауның тагын да бер төре.  Моның өчен ирләр  үз-үзләренә махсус чылбырлар белән сугалар. Күбрәк яралану өчен чылбыр очына пычак яки лезвие беркетәләр.  Бусы да аеруча куркыныч күренеш һәм бу эшне бөтен кеше дә эшли алмый. Кайсыберәүләр үз-үзләрен чылбырлар белән кыйныйлар, моңа йөрәкләре җитмәүчеләр исә үз-үзләрен йодрыклары белән тукмыйлар. Шулай итеп алар һәлак булган имамга теләктәшлек күрсәтәләр һәм ул кичергәннәрне үзләрендә сыныйлар.

         Үз-үзеңне җәзалау Коръән кушуларына каршы килә, шуңа карамастан, шигыйлар бу эштән туктамыйлар.

         Шулай ук бу вакытта Шам-е гарибан йоласы үткәрелә. Бусы — фаҗигале вакыйгалардан соң ятимнәр өчен кайгыру йоласы.  Монысын шатлыклырак итеп үткәрәләр. Кичке якта гаиләләр һәм дуслар зур төркемнәргә оешып, йола сыйлары әзерлиләр һәм үтеп баручыларны сыйлыйлар. Сыйдан баш тартырга ярамый, бу вакытта ашамлык изге булып санала. Төрле сыйлар әзерлиләр. Аларны мәчетләргә илтәләр, урамда үткенчеләрне сыйлыйлар, кибет, машиналар арасында тараталар. Дүрт көн матәмнән соң шигыйлар гадәти тормышларына әйләнеп кайталар.     

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: