Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
27 сентябрь 2021, 12:02

Вакытлыча никах

Шигыйларда мута, ягъни вакытлы никахка керү киң таралган.

Вакытлыча никах
Вакытлыча никах

Шигыйларда мута, ягъни вакытлы никахка керү киң таралган. Вакытлыча никахка билгеле бер вакытка керәләр.

 Мондый мөнәсәбәтләргә берничә сәбәп китерүе мөмкин.  Тотрыклы матди хәлле ир-егетләр еш кына бу адымга бара. Әгәр кыз вакытлы никахка керергә теләсә, моның өчен аның атасының ризалыгы кирәк булачак. Вакытлы никах бетерелгәннән соң, законга ярашлы, ир хатынына ярдәм итми башлый. Әгәр хатын-кыз вакытлы никахтан соң башка берәү белән даими нигездәге никахка керергә теләсә, 45 тәүлек көтәргә тиеш. Бу аның авырлымы-юкмы икәнлегенә инану өчен кирәк. Шигыйлар бу ике төр никахка да хөрмәт белән карыйлар.

         Мута ике якының ризалыгы белән  була. Даими никахы булса да, ир кеше берничә вакытлы никахка керә ала. Хатын-кыз өчен никах берәү генә була: йә вакытлы, йә даими нигездәге. Вакытлы никахның даимигә әверелүе мөмкин. Вакытлыча никахның вакыты анык билгеләнгән булырга тиеш. 

         Ник шигыйлар вакытлы никахка керәләр?  Сәбәбе берничә, беренчедән, хисләрен тикшерер өчен. Икенче сәбәбе — җенси дәртне басу.

Вакытлыча никахтан туган балалар ир белән хатынның законлы балалары булып санала.

         Вакытлыча никахлар саны чикләнмәгән. Бай шигыйлар моннан  файдаланалар. Мондый никах авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар белән сату итү өчен идеаль булып тора. Чөнки бер капчык он биреп төрле кызлар белән бер көнлек никахка кереп була.

         ... Бүген сөнниләр белән шигыйлар арасындагы күп аермалыкларның берничәсен генә атадык.  Дин бер булып, йолалар төрлечә булса да, сөнниләр белән шигыйлар бер территориядә тыныч яши. Алар бер үк мәчетләргә йөриләр, һәркайсы үзенчә булса да, бер үк дини бәйрәмнәрне билгелиләр. Ислам дине тарихында  сөнниләр белән шигыйлар арасында дини сугышлар чыкканы юк. Моңа кадәр Аллаһы Тәгалә кылыч уйнатулардан саклады, моннан соң да сакласа иде!

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: