Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
27 сентябрь 2021, 10:19

Шигыйлар дөньясы

Ислам — дөнья диннәре арасында икенче урында тора.

Шигыйлар дөньясы
Шигыйлар дөньясы

Ислам — дөнья диннәре арасында икенче урында тора. Билгеле булуынча, мөслеман өммәтендә ике төп агым: сөнниләр һәм шигыйлар бар. Ислам дөньясының дүрттән өч өлешен сөнниләр тәшкил итсә, калган чирек өлеше — шигыйлар.

Бу ике агым Мөхәммәт пәйгамбәр вафатыннан соң барлыкка килә. Бөек халиф вафатыннан соң, мөселманнар булачак идарәче хакындагы бәхәсләрдә ике лагерьга бүленә. Беренчеләре, лаеклы итеп саналган теләсә кем варис була ала, иң мөһиме ул намуслы  һәм гадел идарәче булырга тиеш санаса, икенчеләре Мөхәммәт пәйгамбәрнең турыдан-туры варисы гына идарә итәргә тиеш саный.

Мөхәммәт пәйгамбәр вафатыннан соң аның урынына хәлиф итеп Әбү Бәкер сайлана. Соңыннан ул Гомәрне урынбасары итеп сайлый, Гомәр исә Усманны билгели.

Икенче як исә Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) үзенең үлеменә кадәр икетуган энесе һәм хөрмәт иткән кияве, Фатима кызының тормыш иптәше Али ибн Әбү Талибны үзенең варисчысы итеп атады дигән фикерне яклап чыга. Пәйгамбәр үлеменнән соң җитәкчелек итү Али буынына тапшырылырга тиеш, ди алар.  Өстәвенә, Али ислам динен кабул иткән беренче кеше булган.  Шулай итеп ике каршы лагерь барлыкка килә: беренче өч хәлифне танучы сөнниләр һәм Али буыны идарә итәргә тиеш дип санаучылар. Алар шигыйлар дип аталалар. “Шигый” “иярүче” дигән мәгънәне аңлата. Ягъни шигыйлар Али артыннан баручылар. Бүгенге көндә Иран, Ирак, Әзербайҗан һәм Бахрейн шигыйлар күпләп яшәгән үзәкләр булып санала. Әфганстан һәм Әзербайҗан, Таҗикстанның аерым төбәкләрендә, Төньяк Һиндстан һәм Пакистанда, югарыда, әйткәнебезчә, беренче өч халифкә тәнкыйть белән караучылар ягъни шигыйлар яши.  

                           Аерма никадәр тирән?

         Башта сөнни атамасының лингвистик тәрҗемәсен билгеләп үтик. “Сөнни” юл, ысул дигән мәгънәне бирә. Димәк, сөнниләр алар Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) сызган юлдан баручылар, аның сөннәтен тотучылар.

         Шигыйлар үзләрен Мөхәммәт пәйгамбәр  варислары һәм нәселеннән дип саныйлар. Үзләренең беренче имамнары итеп пәйгамбәрнең ике туганы Алины атыйлар.

         Шигыйлар имамнар (аеруча Али) пәйгамбәрләр сыман Аллаһы Тәгаләдән ачык сүзләр иңгән, дип саныйлар. Сөнниләр исә шигыйларның имамнары турындагы билгеләмәләренә ышанмыйлар. Сөнниләр өчен имамнар — мәчет белән җитәкчелек итүчеләр.

Шигыйлар соңгы унберенче имам Хәсән әл-Аскари IX гасырда вафат булган дип саныйлар. Аның улы — уникенче имам Мөхәммәт ибн әл-Хәсән әл-Мәхди булса да, ул биш яшендә серле рәвештә югала. Әмма ул кешелеккә гаделлекне кире кайтару өчен ахыр засманда кире әйләнеп кайтачак, дип ышаналар.

         Шигыйлар Коръән тулысынча сакланмаган, шул сәбәпле изге китапта имамнар турыда аятьләр юк дип саныйлар. Аларча, Коръәнне күчереп язганда бозганнар. Шигыйлар шулай ук Коръән эчке һәм тышкы әһәмияткә ия дип саныйлар. Тышкысын күпләр аңласа, эчке әһәмияте исә яшерен мәгънәгә ия һәм аны бары тик имамнар гына аңлатып бирә ала, диләр. Без, сөнниләр исә, Коръән беренчел рәвешендә сакланган һәм аңарда яшерен мәгънәләр булмавына ышанабыз.

         Шигыйлар шулай ук изге кешеләрнең рухларына ышаналар. Алар күптән үлгән имамнар һәм пәйгамбәрләр догаларны ишетәләр, алар могҗизалар кылалар һәм кешеләргә саныйлар, дип ышаналар. Мәсәлән, шигыйлар дога кылганда беренче имамнары Алидан: “ О, Али, улымны терелт!”, дип сорыйлар. Сөнниләр фикеренчә, бу күпаллалык — ул бердәнбер булган Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кылырга өйрәтүче Мөхәммәт пәйгамбәрнең өйрәтүләрен боза. Аермалыклар болар белән генә тәмамланмый.

         Билгеле булуынча, Гайшә — Мөхәммәт пәйгамбәрнең хәләл җефете. Сөнниләр Гайшәне хөрмәт итәләр, аның пәйгамбәрнең яраткан тормыш иптәше булуына тирән ышаналар. Шигыйлар исә Гайшәгә тискәре карашта. Аларның чыганаклары буенча, ул иренә агу биргән.

         Шулай ук шәһадәт итүдә әйткәндә дә аерма бар. Билгеле булуынча, Аллаһы Тәгаләгә һәм аның пәйгамбәре Мөхәммәткә (с.г.в.) ышануда да берникадәр аерма бар. Сөнниләр “Аллаһы Тәгаләдән башка бер Тәңре юк, ә Мөхәммәт аллаһының илчесе булуына шаһитлык бирәм” ди. Шигыйлар исә: “Аллаһы Тәгаләдән башка бер Тәңре дә юк һәм шулай ук Мөхәммәтнең аллаһының илчесе булуына һәм Алиның аллаһының дусты (вәли)  булуына шаһитлык итәм”, дип әйтәләр.

         Сөнниләр белән шигыйлар арасында намаз укуда да аермалыклар күзәтелә. Сөнниләр көненә 5 тапкыр намазын укыса, шигыйлар исә биш вакыт намазны өч намаз эченә сыйдырып укый.  Шыгыйлар зухр һәм аср, мәгриб һәм ише намазларын бергә кушып укый.Табынганда  пәйгамбәр сыман башны җиргә, балчыкка яки ташка терәргә кирәк дип исәплиләр. Бүгенге көндә фатирлар, мәчетләр, йортларның идәннәренә паркет, агач, келәм җәелгәнлектән, Аллаһыга баш орып сәлам бирү, беренче вакыттагы таләпләргә туры килсен өчен, баш асларына үзләре тораба дип атаган таш салалар.

                  

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: