

Әлеге шартламаган артиллерия снаряды җирдә 100 ел яткан. Хәвефле табылдык хакында “Баймак-ТВ” хәбәр итте.
Баймак районы Бикеш авылында яшәүче ир әтисенә гараж салырга һәм анда машиналарны тикшерә торган чокыр ясарга ярдәм иткән. Җир казыганда көрәге ниндидер каты әйбергә тиеп төртелгән.
–Тимер щетка алып, предметны чистартырга булдым, – дип сөйли ул. – Әмма ниндидер тоемлау хисе мине туктатты. Нәрсәдәндер шикләндем. Полициягә шалтыраттым, пожарныйлар, “ашыгыч ярдәм” килде. Бөтен урамны уратып алдылар. Бак тисәң минем көрәгем тутыккан снарядка тигән.
Уфадн Бикешкә тиз арада сапёрлар килә. Снарядны авыл читеннән ерак урында шартлаталар.
Бикеш авыл советы башлыгы Люция Исәнгулова тыныч тормышта снаряд табылуына беркем ышанмады дип сөйли. “Безнең мәктәпнең тарих укытучысы бу ядрәне Гражданнар сугышы чорыныкы да булырга мөмкин, ди”, – ди Люция ханым.
Хәзер бикешлеләр төрле чокырларны гына түгел, бакчаларын да аеруча сакчыллык белән казыячак. Чөнки 100 елдан җир астыннан нәрсә генә чыкмас...
Чыганак: resbash.ru