Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
24 сентябрь 2021, 14:20

Кыргызстан Әфганстанга делегациясен җибәргән

Кыргызстан Республикасының иминлек советы рәисе Таалатбәк Масадыков җитәкчелегендәге делегация Әфганстанга барган.

Кыргызстан Әфганстанга делегациясен җибәргән
Кыргызстан Әфганстанга делегациясен җибәргән

Кыргызстан Республикасының иминлек советы рәисе Таалатбәк Масадыков җитәкчелегендәге делегация Әфганстанга барган. Кыргызстан делегациясе анда "Талибан" хәрәкәте вәкилләре (Русиядә әлеге террористик оешманың эшчәнлеге тыелган) белән очрашкан.
Дипломатлар Әфганстанга ил президенты Сапыр Жаппаров кушуы буенча барган. Алар үзләре белән илгә гуманитар ярдәм дә китергәннәр.
Очрашу вакытында яклар төбәктә хәвефсезлек һәм сәяси хәл-вакыйгалар тотрыклылыгын тәэмин итү мәсьәләләрен тикшергән.
Күптән түгел "Талибан" Әфганстанда үзбәк телен рәсми статустан мәхрүм иткән. Әлеге законны "Нигез" дип атаганнар. Анда пушту һәм дари телләренең илдә рәсми тел итеп калуы һәм ислам диненең сөнни хәнәфитләр мәзхәбенең рәсми дин итеп танылуы турында әйтелә. Республикада яңа хокук нигезен формалаштыру белән ислам юристлары шөгыльләнәчәк дип хәбәр ителә.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: