Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
23 сентябрь 2021, 13:51

Сугышлар дәвере тәмамланырмы?

21—27 сентябрьдә Нью-Йоркта Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясенең 76 нчы сессиясе үтә.

Сугышлар дәвере тәмамланырмы?
Сугышлар дәвере тәмамланырмы?

21—27 сентябрьдә Нью-Йоркта Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясенең 76 нчы сессиясе үтә. Атна буена барган сессиядә 110 дәүләт башлыгы, 50дән артык хөкүмәт җитәкчесе, 20дән артык чит ил эшләре министры катнаша. Мәскәү исеменнән Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров чыгыш ясаячак.

АКШ президенты Джо Байден генассамблеядә чыгыш ясаганда “сугышлар дәвере” тәмамлануы һәм “ару-талусыз дипломатия дәвере” башлануы турында игълан иткән. Ул АКШның хәрби көче дәүләт арсеналында соңгы чара булырга тиеш һәм дөньядагы һәр проблеманы чишү өчен файдаланырга тиеш түгел, дигән. Моннан тыш, ул Вашингтонның яңа салкын сугышка омтылмавын да билгеләгән.  

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: