Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
23 сентябрь 2021, 14:23

Максатка ирешелмәгән

Югары керемле дәүләтләр артта калган илләргә бер миллиард дозадан артык вакцина җибәрергә вәгъдә иткәннәр.

Максатка ирешелмәгән
Максатка ирешелмәгән

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының генераль директоры Тедрос Аданом Гебрейесус, сентябрь ахырына дөньяның 50 иленең кимендә 10 процент халкына вакцина ясау буенча башта куелган максатка  ирешеп булмаячагын белдерде.

Аның сүзләренә ярашлы, бай илләрнең 90 проценты Оешма куйган максатка ирешкән. Тик шул ук вакытта 50 илдә бу максатка бөтенләй ирешелмәгән. Алар — Африкада урнашкан илләр.

Гебрейесус билгеләвенчә, югары керемле дәүләтләр артта калган илләргә бер миллиард дозадан артык вакцина җибәрергә вәгъдә иткәннәр. Әмма куелгын бурыч нибары 15 процентка үтәлгән. 2021 ел ахырына кимендә һәр илнең — 40 процент, 2022 ел уртасына 70 процент халкы вакцина ясаткан булырга тиеш, дип исәпли Оешма.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: