Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
23 сентябрь 2021, 13:20

Францияне төп башына утыртканнар

Кем уйлаган, НАТО буенча союздашлар, читтән караганда үзара дус-тату булып яшәгән Кушма Штатлар белән Франция арасында гауга кубар дип?

Францияне төп башына утыртканнар
Францияне төп башына утыртканнар

Кем уйлаган, НАТО буенча союздашлар, читтән караганда үзара дус-тату булып яшәгән Кушма Штатлар белән Франция арасында гауга кубар дип? Өйдә табак-савыт шалтырамый тормый дигәндәй, була икән андый хәлләр дә.

         Ни бүлешә алмаган соң үзләрен дөньяның кендеге итеп санаган бу бай илләр? Баксаң, Америка күпмиллардлы контрактны Франциянең танау төбеннән тартып алган. Контракт Австралия өчен хәрби су асты көймәсе төзү буенча зур килешү булган.

 Америка Франция “авызыннан” майлы калҗаны алдан уйлап, планлаштырып тартып алган. Ә бит Австралия белән Франция бу хакта килешү төзегән булган. Әйткәндәй, Австралия, Бөек Британия һәм АКШ күптән түгел яңа хәрби альянс төзегәннәр. Һәм Вашингтон әлеге альянсны төзегәнгә кадәр үк үзенең планын корган булган.

         Франция Вашингтонның бу кыланышын “аркага пычак” кадауга тиңләде.

         Су асты көймәсе төзү буенча Париждан зур һәм кыйммәтле килешүне урлаганнан соң Америка, ягъни ил президенты Джо Байден, 5 көн белгертми тора. Шулкадәр вакыт үткәч кенә ул Франция президенты Эммануэль Макрон белән аңлашырга карар итә.

Франция Австралиягә су асты көймәсе төзеп биргән очракта 56 миллиард евро акча алыр иде. Гауга-үпкә тумаслыкмыни соң, шулкадәр искиткеч кыйммәтле контрактыңны тартып алгач. Бу хәлләргә, әлбәттә, Франциянең хәтере калды: ул ашыгыч рәвештә АКШ һәм Австралиядән үзенең илчеләрен чакырып кайтартты. Коллегаларының һич тә киңәшләшмичә, астыртын эш итүенә ачуланган Франция хәзер үзенең бөтен стратегиясен яңабаштан карамакчы.

         Әйткәндәй, 2015 елда Франция үзе дә Русия белән төзелгән килешүгә хыянәт итеп, безнең илгә “Мистраль” хәрби корабын төзеп бирүдән баш тарткан иде. Инде менә үзендә татыды инде аркага пычак кадауның ни икәнен.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: