Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
23 сентябрь 2021, 12:46

Байлар планетаны коткармакчы?

“Амазон” корпорациясенә нигез салучы черек бай Джефф Безос планетаны коткару өчен миллиард доллар акча бирергә вәгъдә иткән.

Байлар планетаны коткармакчы?
Байлар планетаны коткармакчы?

Безос климат үзгәрешенә каршы көрәшүче галимнәр, активистлар һәм коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлеген финанслауга 2030 елга кадәр 10 миллард доллар бүләргә ниятли.

Миллиардер климат үзгәреше планетабыз өчен иң зур куркыныч булып санала дип белдергән. Быел бүленгән грант Үзәк Африкадагы Конго елгасы бассейны төбәкләре, Латин Америкасындагы төньяк Андлар һәм Тын океанның табигать саклау программаларына юнәлтеләчәк.

Американың тагын да бер миллиардеры Билл Гейтс шулай ук планетаны коткаруга йөзләрчә миллион долларын салган. Миллардерның 2016 елда нигез салган коммерцияле булмаган оешмасына Американың җиде эре компаниясе инвестицияләр бүлгән.

Гомум күләмдә күпме акча бүленгәндер, ул хакта тәгаен аталмый, әмма аналитиклар бәяләвенчә, миллиард долларга кадәр җитүе мөмкин. “Майкрасофт”, “Дженерал Моторс, “Америка һава юллары”, “Америка банкы” һ.б. шундый мәртәбәле олы оешмалар компаниянең инвесторлары булган. Бүленгән акчалар  углерод калдыкларсыз эшләүче икътисадка ярдәм итүгә юнәлтеләчәк дип хәбәр ителә.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: