Англиянең Мэнсфилд шәһәрендә яшәүче 26 яшьлек шәфкать туташы Кира Паркер донор ярдәмендә ЭКО ясаткан һәм үлем түшәгендә яткан әтисенә онык табып өлгергән.
Паркер озак еллар хыялындагы итагатьле, гаилә корырдай ир-егетне эзләгән. Ул яшь әни булырга да хыялланган, әмма 7 ел элек егете белән ташлашкач (ул кызга хыянәт иткән), башкача берсе белән дә очрашып йөрмәгән.
2020 елда кызның әтисе Брайанга тире яман шеше диагнозы куйганнар. Әтисе беркайчан да аның беренче баласын күреп өлгермәячәген аңлаган кыз күңеле белән моны кабул итә алмаган. Һәм ул ялгыз ана булу карарына килгән, ЭКО ясаткан.
Паркерның гаиләсе һәм дуслары аның карарын хупламый, ахырда ул табибка приемга яшерен төстә йөри башлый. Кыз әти-әниләренә әни булачагын йөклелекнең 11-нче атнасында хәбәр итә. 2021 елның май аенда ул малай таба.
Паркерның әтисе оныгы белән берничә ай вакыт үткәреп өлгерә һәм августта мәңгелеккә күзләрен йома. “Әтием үлеменнән соң улым Ной минем юанычым булды, ансыз бу авыр кайгыны ничек кичерер идем, белмим”, – ди яшь ана.
Чыганак: Lenta.ru