Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
21 сентябрь 2021, 21:08

Туй вакытында түшәмгә ут капкан

Ходай күрсәтмәсен.

Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Мексикада кунаклар, фейерверк аркасында чыккан янгыннан куркып, тиз арада туй тантанасын ташлап киткәннәр. Вакыйганың видеосы интернетта таралган һәм вируслыга әйләнгән.

Видеоязма кадрларында кәләш белән кияүнең беренче биюләрен күрергә була. Зал пиротехника белән бизәлгән. Фейерверклар кабынып киткәч, аларның очкыннарыннан түшәмгә беркетелгән коры чәчәкләр һәм ботаклардан ясалган декорацияләргә ут каба.

Паникага бирелгән кунаклар залдан чыгып йөгерә, ә  персонал огнетушительләр белән янгыннын сүндермәкче була. Әмма сүндерә алмыйлар. Декорацияләр буйлап ялкын тарала. Кешеләр кычкырыша, зал төтен белән тула. Кияү белән кәләш тә кунаклар белән чыгып йөгерә.

Социаль челтәрләрдә видео астында күп комментарийлар язалар. Күп кулланучылар залда фейерверклар куллануны хәвефле ди,  аеруча киптерелгән чәчәкләр белән бизәлгән бинада. “Бу туйны кайсы гение планлаштырган?” –  дигән аптырап бер егет.

“Матур туй булгандыр бу: декор, өстәлләрне бизәү, купшы һәм зәвыклы киенгән кунаклар... Кызганыч, аек акыллы булу җитеп бетмәгән”, – дигән икенче бер кулланучы.

Ярый әле беркем дә каза күрмәгән. Аннары чыннан да “туй – үпкәсез, үлем үкенечсез булмый” дигән сүз дөрескә туры килер иде...

Чыганак: Lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: