Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
21 сентябрь 2021, 15:44

Профессор атыш вакытында да лекцияне туктатмаган

Педагог үтә дә аек акыллы булган, күрәсең...

Олег Сыромятниковның "ВКонтакте"дагы битеннән.
Фото:Олег Сыромятниковның "ВКонтакте"дагы битеннән.

Пермь дәүләт милли тикшеренү  университеты лекторларының берсе  кичә вуздагы атыш вакытында лекцияне өзмәгән.

Һөҗүм вакытында рус теле һәм стилистикасы кафедрасы профессоры Олег Сыромятников рус әдәбияты тарихы буенча лекция укыган. Аудиториягә бер студент кызның әнисе йөгереп керә, әмма профессор аны бүлдергәнгә канәгатьсезлек белдерә. Вуздагы вакыйгалар турындагы хәбәрләрне аңа укып күрсәткәч, ул: “Шуннан ни булган? Укыйсыгыз килмәсә – укымагыз, мин сезне мәҗбүрили алмыйм”, – ди Сыромятников студентларга. Преподаватель  кемдер аудиториягә автомат тотып кереп, студентларны укырга мәҗбүр итсә,  “бу прикольно булыр иде” ди.

ОМОН хезмәткәрләре эвакуация башлагач кына лекцияләр өзелә. Студентлар сүзләре буенча, полицейскийлар  бу хәлдән “шок кичергән”. Соңрак профессор декан күрсәтмәсе буенча эш итүен аңлаткан. “Мин, тынычлык саклап, лекцияне дәвам иттем. Аудиториядә паника купса, яхшырак булыр идеме әллә?” – дигән ул.

Соңрак университетның матбугат хезмәтендә  Сыромятниковның гамәлләрен дөрес булган дип бәяләгәннәр.

“Лекцияне дәвам итү дә мөһим, паникага бирелмәс өчен  ниндидер бер өйрәнелгән һәм гадәтләнгән эшне дәвам итү мөһим”, – диләр матбугат хезмәтендә.

Университет җитәкчелеге лектор гамәлләре аның паникага бирелергә  теләмәве белән бәйле, ди. Иң мөһиме Сыромятниковның аудиторияне эчтән бикләп куюы, дип исәплиләр вузда.

Чыганак: Lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: