Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
21 сентябрь 2021, 12:50

Менә, ичмасам, мәхәббәт!

Егет белән кыз кавышуларын 11 ел көткәннәр.

Unsplash
Фото:Unsplash

Һиндстанда   сөйгән кызын 11 ел әниләренең  йортында бикләп тоткан ир ниһаять аңа өйләнгән.

Гражданнар тантанасы Керала штатының Неммара шәһәре ЗАГСында үткән. Яшь ирнең барлык туганнары, шул исәптә әти-әниләре дә, бу никахка каршы булганнар һәм чарага килмәгәннәр. “Шушы мизгелдән без  бәхетле тыныч тормышта яшәргә телибез”, – ди кияү егет.

Алинчуваттил Рахман  һәм Саджитаның даны   2021 ел җәендә тарала. Нәкъ җәен  күп еллар элек югалган кызның Рахман  белән яшерен рәвештә  егетнең әти-әниләре йортында яшәве билгеле була. Хәтта егетнең әти-әниләре бу хакта белмәгән, чөнки бикле бүлмәгә ул берсен дә кертмәгән. Рахман күршесендә яшәгән 18 яшьлек Саджита  2010 елның февралендә өйдән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Аның туганнар полициягә дә мөрәҗәгать иткән, әмма кызны таба алмыйлар. 2021 ел язында әти-әнисе белән сүзгә килгән  Рахман да югала. 8 июньдә Рахманның абыйсы аны күрше авылда бер кыз белән күреп кала. Бу Саджита булып чыга.

Рахманның әти-әниләре йортында яшәгән чакта Саджита тышка төнлә тәрәзәдән чыгып йөргән. Язын әти-әниләре белән җитди гаугалашкан Рахман сөйгәне белән күрше авылга барып фатирда яши башлый.

Ниһаять алар рәсми өйләнешкән.  Индуизм традицияләре буенча туй тантанасын үткәреп булмый, чөнки ирнең әти-әниләре бу никахка катгый каршы булган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: