Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
21 сентябрь 2021, 21:57

Кияү егеткә - 12, кәләшкә 11 яшь булган...

Әстагъфирулла!

@AlArabiya_Eng
Фото:@AlArabiya_Eng

Мисырның  Әл-Хавамедия шәһәре янындагы бер авылда полицейскийлар 11 яшьлек кәләш белән 12 яшьлек кияүнең ата-аналарын тоткарлаган һәм балаларның ярәшүен соңгы моментта өзгән. Бу хакта Alarabia News басмасы хәбәр итә.

Ювелир кибет  Facebook-та кияү белән кәләшнең ата-аналары алтын сатып алган моментны тасвирлаучы фотоларны урнаштыргач, ике гаилә үткәргән бәйрәм өзелә.

Праздник, который устроили две семьи, прервался вскоре после того, как ювелирный магазин, где родители жениха и невесты покупали золото, опубликовал в Facebook фотографии.

Сурәтләр социаль челтәрләрдә  вируслы булып китә һәм полиция игътибарын җәлеп итә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре  бу балаларның ата-аналарын таба, ярәшү мизгеленә бер сәгать кала аларны тоткарлый һәм тикшерү эше башлый.

Закон буенча,  Мисырда 18 яшьтән дә иртәрәк никахлашу тыела.

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: