Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
21 сентябрь 2021, 12:07

158 килога җиткән...

Әмма югары кан басымы үзәгенә үткәч, ябыгырга уйлаган.

Lee Forsythe / MGN Limited
Фото: Lee Forsythe / MGN Limited

Ир Шотландиядә яшәүче 37 яшьлек Ли Форсайт 8 ай эчендә 73 килога ябыккан һәм моның серен ачкан.

Форсайт сөйләвенчә, 2020 елның  ноябрендә ул 158 килога җиткән. Сәламәтлеге белән проблемалар, даими югары кан басымыннан җәфа чигеп арыгач, ул ябыгырга уйлаган. Ир самолетта очканда куркынычсызлык каешларын каптыра алмаган, ә футбол стадионына кергәндә турникетлар аша үтү җитди каршылыкка әйләнгән. “Кием сатып алу да зур бәлагә әйләнде. Мин гел киң күлмәкләр кия башладым”, – дип сөйли Форсайт.

“Мин спортзалда шөгыльләнмичә һәм нинди дә булса диеталарсыз 73 кило ташладым. Нибары азрак ашадым һәм күбрәк хәрәкәтләндем. Бу бит гади формула”, – ди Форсайт. Аның сүзләренчә, моңарчы ул кичке ашка  туңдырылган пицца, чипсы, татлы ризыклар ашаган. Көн уртасында әзер ризык капкалаган. Яшәү рәвешен үзгәртергә уйлагач, Форсайт шоколад, бәрәңге, макароннар, алкогольдән баш тарткан. Ул сәламәт ризык белән тукланган һәм көндәлек рационына төрле яшелчәләр өстәгән. Ялларда ир  үзенә чикләнгән күләмдә яраткан ризыкларын ашаган, ә дүшәмбедән яңадан дөрес туклануга әйләнеп кайта торган булган.

Форсайт колакчыннар һәм уңайлы кроссовкилар сатып алган да көн саен 10ышар километр үтә башлаган. Нәтиҗәдә 8 ай эчендә ул 73 килога ябыккан. Күптән түгел ир ябыкканнан соң сәленгән тән тиресен сыгылмалырак итү макатында спортзалга йөри башлаган.

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: