Европа Союзында яшәүчеләр үзләренең президентлары итеп Германия канцлеры Ангела Меркельны күрәселәре турында әйткәннәр. Халыкара мөнәсәбәтләр буенча Европа Советы үткәргән сораштырулар шуны күрсәткән. Әлеге вакытта мондый вазыйфа юк, әмма киләчәктә була калса, кемне президент итеп күрәсегез килер иде дип сораганнар. Ангела Меркельнымы, яисә Франция президенты Эммануэль Макроннымы?
Европа Советына 12 ил керә. Германия канцлеры аеруча Нидерланд, Испания, Португалия, Дания, Венгрия, Швециядә популяр. Франциялеләр Макронга караганда Меркельны ныграк хөрмәт итә икән.
Ангела Меркель 2005 елдан бирле ФРГ канцлеры булып тора. 2018 ел азагында ул чираттагы парламент сайлауларыннан соң бу вазифасыннан китүен белдерде.