Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
3 август 2021, 22:52

Гордон ни өчен тапшыру кунагын колготки белән буган?

Әстагъфирулла!

fotostrana.ru
Фото:fotostrana.ru

 Беренче каналдагы “Мужское/женское”  тапшыруының алып баручысы Александр Гордон  шоуда катнашучыларның берсе аны үтерергә теләвен сөйләде. Бу вакыйга турында ул журналист Юрий Дудька биргән интервьюсында сөйли. Әңгәмә  “вДудь” YouTube-каналында дөнья күргән.

Гордон белдерүенчә,  һөҗүм кулисалар артында булган һәм эфирга эләкмәгән. “Съемкалардан читләштергән  бер катнашучы миңа һөҗүм итте. Ярый әле сакчылар вакытында күреп калды, шуңа бу хәл әйбәт тәмамланды”, – ди алып баручы.

“Миңа бәләкәй  шәһәрләргә хәзер  бөтенләй  барып  йөрү кирәкмәс дип уйлыйм хәтта, чөнки урамда программада катнашкан берәрсен мотлак рәвештә очратырмын кебек”, – дип шаяра Гордон.

Интервьюда Гордон шулай ук тапшыруга килгән бер ирне колготки белән буарга теләгән очракны аңлата. Анда сөяркәсе  уртак балаларын колготки белән кроватька бәйләп куюын ир тыныч кына күзәтә торган булган. Гордон моның өчен катнашучыны адәм актыгы дип атый һәм бала үзен ничек хис иткәнен ныклап төшендерер өчен, ирне колготки белән буып күрсәтә. 

Чыганак: Lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: