Ришвәт алуда шикләнелгән Ставрополье крае ЮХХДИ башлыгы Алексей Сафоновның йортындагы җиһазлар дистәләгән мең евро тора, ди.
Бу хакта мебель җитештерү өлкәсендәге эшкуарлык вәкиле белдерә (ул исемен әйтергә теләмәгән).
“Кровать – 12-15 мең евро (агымдагы курс белән 1,3 миллион сумга кадәр). Йорт коридорында алтын бра эленеп тора, ул Chelini фабрикасында җитештерелгән, чын булса, бәясе – 3 мең евро. Кәнәфиләр белән диван 30 мең еврога якын (сумнарга күчергәндә – 2,6 миллион сум)”, – ди эшкуар.
Белгеч ЮХХДИ башлыгы йортындагы җиһазларның барысы да оригиналь дигән фикердән чыгып бәяләвен әйтә. Чөнки алар Кытай копияләре дә булырга мөмкин.
Ә менә алтын унитаз белән биде хакын вәкил әйтә алмаган.
Йомыш йомышлаганда алтын унитазга утырдың ни дә, фаянска ни дип уйлап куйдым тәүдә. Ә юк икән. Озын йонлач куллы түрәләр өчен аермасы бар, күрәсең.
Чыганак: Lenta.ru