Русия хөкүмәте Мәскәүдәге Ак йорт түбәсенә кунган карга көтүе белән көрәшү өчен 43 миллион сум акча бүләргә карар иткән.
2021нче һәм 2022 нче елларда йорт түбәсен көчле тавышлы әлеге кошлардан тазартуга 21,3 миллион сум акча сарыф итү карала. Бу турыда федераль бюджет проектында язылган. Анда: “Русия Федерациясенең Хөкүмәт йорты түбәсендә һәм территориясендә кошлар (каргалар) популяциясенә контрольлек итү эшләрен оештыру”, — диелә.
Кошлардан ничек котылырга җыенулары турында тәгаен атап әйтелми. Бәлки, шуңа да хәзер төрле фаразлар яңгырый. Мәсәлән, Кошларны саклау союзының Новосибирскидагы бүлеге рәисе Елена Шнайдер каргаларны аларның табигый дошманнары бөркет һәм лачыннар белән куркытырга кирәк дип саный. Эксперт каргаларны кыру кире нәтиҗә бирү ихтималлыгын да күз уңыннан ычкындырмый: алар урынын кыргый табигатьтән башка кошлар алуы мөмкин.