Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
12 август 2020, 17:30

Серле посылкаларны кем җибәргән?

Ачаргамы аларны, юкмы?

Соңгы берничә айда Америка, Канада, Яңа Зеландия һәм Бөек Британиядә яшәүче йөзләрчә кешеләр почта аша Кытайдан килгән сәер посылкалар алганнар.
Күпчелек очракта посылкаларда зур булмаган үтә күренмәле пакетчыкларда ак яки кара төстә билгесез үсемлек орлыклары табылган. Шул ук вакытта посылка кабында “эчтә – уенчык”, яки “эчтә – бижутерия” дип язылган булган.
Билгесез кешеләргә көтелмәгән посылкалар җибәрү очраклары моңа кадәр дә булган. Шуңа күрә, Америка властьлары шушы орлыклар аркасында, 2001 елдагы почта атакасын искә төшереп, чаң каккан. Ул вакытта АКШта 11 сентябрьдәге терракттан соң, берничә басма офисына һәм ике сенаторга шикле хатлар килгән. Аларда себер язвасы споралары табылган. Нәтиҗәдә, биш кеше үлгән һәм тагын да 17 кеше чир йоктырган.
Споралар салынган хатларны микробиолог Брюс Айвинс салган дип уйлыйлар. Ул кайчандыр Мэрилендта йогышлы чирләрнең медицина тикшерүләре институтында эшләгән була. Баксаң, споралар да шуннан алынган икән. 2008 елда Айвинс үз-үзенә кул сала, 2010 елда бу “эш”не ябалар.
Үткәннәрне хәтердә тотып, Американың авыл хуҗалыгы министрлыгы почта аша алынган орлыкларга тимәскә, балалардан һәм йорт хайваннарыннан ераграк тотарга һәм утыртмаска чакырган.
Фото: Lenta.ru
Чыганак: Lenta.ru
Читайте нас: