Русия Президенты Владимир Путин Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ынны “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” медале белән бүләкләде. Бу турыдагы карар “Фейсбук” битендә басылып чыкты.
Төньяк Корея лидеры бу югары бүләкне үз республикасында күмелгән совет солдатларының исемнәрен мәңгеләштерүдә күп хезмәт салганы өчен алды. Шулай ук каберлекләр һәм мемориалларны карап-саклап тотуда да күп эш башкарыла.
Русиянең КХДРдагы илчесе Александр Мацегора республиканың чит ил эшләре министры Ли Сон Гвонга бу медальне 5 май көнне Мансудэдагы съездлар сараенда тапшырды.
Ким Чен Ын Русиягә беренче тапкыр 2019 елның апрель азагында килде. РФ Президенты Владимир Путин белән алар 25 апрельдә Владивостокта очраштылар. Ике ил башлыгы ике сәгатьтән артык сөйләште, әмма аларның бу сөйләшүләре ябык ишекләр артында барды. Азактан Путин да, Ким Чен Ын да бу очрашуны эчтәлекле үтте дип бәяләделәр.
Соңгы атналарда Төньяк Корея лидеры турында күп имеш-мимешләр йөри. Кореяда бу имеш-мимешләргә бернинди дә җавап бирмиләр. Башта аны үлгән дип, аннан йөрәгенә уңышсыз операция ясаткан, дип яздылар. Комада ята икән, мие үлгән, дигән фаразлар да булды.
Yomiuri гәзите исә үз фаразын язып чыккан. Аларның фикеренчә, 2019 елның азагында Көньяк Корея, АКШ һәм Япония катнашлыгында өч яклы сөйләшүләр булган һәм Хезмәт партиясенең Үзәк комитетының пленар киңәшмәсендә Ким Чен Ын вафат булса яисә гадәттән тыш хәл килеп туса, аның урынына кече сеңлесе Ким Е Чжон калачак дип карар кабул иткәннәр.
Быел КХДР лидеры публикада 17 тапкыр күренде. Бу былтыргы ел белән чагыштырганда 66 процентка азрак. Шулай да 2 майда Корея лидеры Сунчхон шәәһрендә минераль ашламалар җитештерү буенча заводны ачканда “күренеп” калды. Аның бу сәер югалуына бер аңлатма да юк әле.