Коронавирус таралу белән көрәштә кабул ителгән чараларны исәпкә алганда, кәгазь акчалар хәвефсез булып кала. Бу хакта “Гознак”ның генераль директоры Аркадий Ткачук хәбәр итте.
Купюраларны саклауга килгәндә, Ткачук акчаларн махсус дезинфекция субстраты белән эшкәртүләрен сөйләде. “10 ел дәвамында диярлек Русия акчаларын ясый торган кәгазьгә полигуанидин кушыла. Полигуанидин – биоцидлы матдә”, – дип сөйли Ткачук һәм акчалар белән эш иткәннән соң кулларны юарга кирәклеге хакында искәртә.
“Инфекция йоктыруга килгәндә бу очракта банкноталарның ишек тоткалары яисә җәмәгать транспорты кебек авыру чыганагы булуы ихтимал”, – ди “Гознак” башлыгы.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, вирус кәгазьдә берничә көн дәвамында сакланырга мөмкин. Үзәк банкта исә карталар белән түләү ысулын хәвефсезрәк дип исәплиләр.
Акчаларга килгәндә, регулятор кредит оешмаларына “саф” банкноталар бүлеп тарата, аларны оешмага кайтканнан алып ким дигәндә ике атна тоталар, аннары гына әйләнешкә кертәләр.