Унбиш көннән бирле Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ынның хәлләре начарланган, бик каты авырый дигән хәбәрләр йөри. Кайсыбер чыганаклар хәтта аны үлгән дип тә фаразлый.Аның Ким Ир Сенның туган көненә багышланган мөһим чараларда, аннары КХДР армиясенең 88 еллыгына багышланган дәүләт бәйрәмендә катнаша алмавы үзен нык сиздергән.
36 яшьлек илбашының йөрәге авыру дигән хәбәрләр күп тапкырлар пәйда булды. Япониянең “Shukan Gendai” журналы КХДР лидеры йөрәгенә операция кичергәннән соң вегетатив хәлдә ята дип язып чыккан. Кыскасы, Ким Чен Ынның сәламәтлегенә бәйле имеш-мимешләр белән, кем әйтмешли, дөнья тулды. Агымдагы атнада КХДР президентының дипломатия һәм милли иминлек мәсьәләләре буенча махсус киңәшчесе Мун Чжон Ин, имеш-мимешләрне кире кагып, “СNN” телеканалы аша “Ким Чен Ын тере һәм сау-сәламәт” дип белдерде. Бәй, алай булгач, ник күренми, исән-сау булуын белдерми? Шунысы сәер.