Тормыш дәртен сүндерми яшиләр.
Тубыл шәһәрендә яшәүче Кормановлар гаиләсе карантин таләпләрен төгәл үтиләр. Үз йортларында яшәгәч, хуҗалык та тоталар. Ит, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр, кайнатма-кабымлыклар - бары да үзләренеке. Ипи, өчпочмак, бәлеш, капшырма, шәңгәне уңган хуҗабикә үзе пешерә, шуңа кибеткә чыгып торасы да юк. Кирәк әйберләрне уллары белән киленнәре китерә. Әти-әниләренә ишек алдыннан читкә чыгарга да рөхсәт итмиләр, колонкадан суны үзләре кертә. Ишек алдына этләрен, тавыкларын ашатырга, бакчада эшләргә дә битлек кимичә чыгарга кушмыйлар. Битлекне элек алар даруханәдән алган булсалар, хәзер дымлы салфеткалар туплап куйганнар, үзләрен битлек белән тәэмин итәләр.
Тормышка өметле карашлы, көтелмәгән уңайсызлыкларны тапкырлыклары, тырышлыклары белән җиңеп, алга омтылучы бу пар якташларыбызны да яшәүгә дәртләндереп тора.
Гадәти тормыштан мәзәк табып, башкарган һәр эшләрен кызык итеп сөйләрлек хәл уйлап табалар. Мәсәлән өй хуҗасы: "Битлек киеп чыккан саен, этебез сагаеп, бездән читкә кача. "Тешләшкән өчен боларга борынчык кидергәннәрме? Алай-болай булганны көтмичә, котыру авыруыннан прививка ясатуы хәерлерәк булыр, дип уйлыйдыр", - дип сөйләп көлдерде.
Апа да үзенең күзәтүләре белән бүлеште: "Безнең гел өйдә утырганны песиебез дә өнәп бетерми. "Минем йортта нишләп озак кунаклыйсыз әле?" - дигән кебек, усал карап куя, бүлмәләр буйлап тузынып йөгереп ала", - дип өстәде. Ә инде аларның карантинны сылтаулап, бу көннәрдә йомырка салудан баш тартып, хуҗаларына теләктәшлек белдереп, бераз ял итеп алырга булган тавыкларының һәм аларга баш була алмаган горур әтәчнең үз вазифаларын тиешле рәвештә башкарулары турында келәткә кереп дипломатик сөйләшүләр алып барганнары үзе бер кәмит.