Агымдагы атнада Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ынның сәламәтлеге турында хәвефле хәбәрләр пәйда булды. Дөнья рәсми чыганаклары Ким Чен Ын операциядән соң кискен хәлдә дип белдерә.
Ким Чен Ын 15 апрельдә картәтисе Ким Ир Сенның туган көнен бәйрәм итүдә дә катнаша алмаган. Бу хәл исә аның сәламәтлеге мөшкел дигән шикләр тудырды. Ә аңа кадәр 4 көн алда ул хөкүмәт утырышында катнашкан булган.
Пхеньян башта эндәшми торганнан соң, Төньяк Корея лидерының кискен хәле турындагы хәбәрләрне кире какты. “Аның хәле начараюы турында бернинди билгеләр юк, бу дөрес түгел”,— дип белдерде КХДР хөкүмәте чыганаклары. Моны президент хакимияте вәкиле дә раслаган.
Экспертлар исә Ким Чен Ынга мөһим дәүләт вакыйгасында катнашмауга ни-нәрсә сәбәпче булуын ачык кына әйтә алмыйлар.
2008 елда ул чактагы КХДР җитәкчесе Ким Чен Ирның илнең 60 еллыгына багышланган парадта катнаша алмавы да бик күп имеш-мимешләр тудырган иде. Соңрак алар дөрескә чыкты. Ул чакта дәүләт башлыгының йөрәге тоткан, нәтиҗәдә ул аны үлемгә китергән булып чыкты.
Төньяк Кореядә урнашкан “Дейли НК” онлайн-басмасы раславынча, 12 апрельдән алып дәүләт башлыгы берничә тапкыр йөрәк-кан тамырлары системасына бәйле процедуралар үткән. Мәгълүматларга ярашлы, Ким Чен Ынның күп тартуы, артык гәүдә авырлыгы һәм күп эшләве сәбәпле аңа дәвалау кирәк булган. Хәзер исә милләт лидеры процедуралардан соң үзенең резиденциясендә ял итә икән.
Әгәр ул-бу була калса, власть кемгә тапшырылар соң? Бу сорауга чыганаклар болай дип белдерә: Төньяк Корея 2019 елдан алып властьны тапшыру буенча гадәттән тыш план әзерләү белән мәшгуль. Әгәр Ким Чен Ын хезмәт сәләтлелеген югалтса яисә дөнья куйса, яисә башка сәбәпләр аркасында ил белән идарә итә алмаса, аның урынына бертуган сеңелесе Ким Ё Чжон тәгаенләнәчәк. Әле ул Хезмәт партиясе Үзәк комитетының директоры урынбасары вазифасын били. Ул Швейцариядә укыган һәм Ким Чен Ынның ышанычлысы һәм дәүләттә икенче кеше булып санала.