Англиянең Рашден шәһәрендә яшәүче бер ир 39 олы кешене алдаганы өчен алты елга ирегеннән хөкем ителгән булган. Әмма ул иреккә чыгу белән тагын шул шөгыленә тотынган... һәм шул ук маддә буенча тагын төрмәгә барып утырган.
53 яшьлек Алан Фитцджеральдны 2014 елда хөкем иткән булганнар. Ул төзүче булып кыланып, 39 өлкән кешене алдап, 300 мең фунт (28,4 млн. сум) акча җыйган булган.
Иреккә чыкканнан соң ул 60 яшьтән өлкән булган 34 кешене алдап 1,3 млн. сум акча җыйган. Шуларның 25е гарип булганнар. Ул кайсыннан автомобиль урлаган, кемнән эшләнмәгән ремонт акча таләп иткән. Хәзер суд аны 40 айга төрмәгә озаткан.