Минск дәваханәләренең берсендә реаниматолог булып эшләүче табиб Белоруссиядә коронавирус белән авыручыларның рәсми статистикасы ким дигәндә 6 тапкыр киметелгән дигән фикердә. Медик аноним шартларда «Радыё Свабода»га интервью биргән.
Табиб ул эшләгән реанимация бүлегенең мөмкинлекләр чигендә эшләвен сөйләгән. Аның сүзләренчә, даими рәвештә коронавируслы пациентларны китерәләр. Күбесе 55-65 яшьтә.
“Бар бүлекләр дә пневмонияләр белән тулган. Әле бүлекләр арасында сортларга аеру бара. Берсенә — коронавируслы пневмонияләрне, икенчесенә ачыкланмаганнарын күчерәләр”, — ди медик.
“Мин коллегаларым белән рәсми статистика саннары нык киметелгән дигән фикердә, ким дигәндә 5-6 тапкырга. Монда чир билгеләре булмаган, әмма шул ук вакытта башкаларга чир йоктырып йөргән пациентларны да өстәргә кирәк”, — ди реаниматолог.
Табиб “рәсми саннар – дәваханәгә эләккән пациентлар гына”, дип уйлый. Шул ук вакытта кемдәдер башка мәгълүматлар бар икән, “аларны әйтү тыелган”.
“Безнең дәваханәдә генә март ахырыннан алып 350 расланган авырулар ачыкланды. Бу бер зур булмаган дәваханә генә. Минскида авырулар саны 5 меңгә якын дип уйлыйм. Ил күләмендә – тагы да күбрәк”.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Белоруссиядә 6 254 коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән.
Әйткәндәй, анда катгый карантин чикләүләре кертелмәде.