Азык-төлек белән тәэмин итү буенча вакытында чаралар кабул ителмәсә, берничә айдан кешелек ачлык дигән бәлага белән күзгә-күз очрашырга мөмкин.
Шулай дип әйткән БМОның Бөтендөнья азык-төлек программасының башкарма директоры Дэвид Бизли.
“Әлегә илдә массакүләм ачлык юк. Әмма мин кисәтергә тиешмен: әгәр әле үк ризык мәсьәләсен итә башламасак, берничә айдан бик күпләр ачлык белән күзгә-күз очрашачак”, – дигә ул.
Аның әйтүенчә, бүген планетада 821 миллион кеше ачлыктан интегә. Әгәр хәлләр бүгенгедәй дәвам итсә, 30лап илгә ачлык киләчәк. Аларның 10ысында якынча 1әр миллион халык инде әле үк тамагы туйчанчы ашаган юк.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, бүген дөньяда 2 578 930 кеше коронавирус йоктырган дип исәпләнә, 692333 кеше терелгән, 178096 кеше үлгән.