Таиландның Краби шәһәре полициясе тау куышлыгында яшәп яткан Русия туристларына тап булган.
Туристлар Тонсай мәгарәсендә палаткаларда көн күргән.
Хәл болай була: Русия туристлары ике ай элек Таиландка килә. Март аенда аларны талыйлар, видеокамера, дрон һәм башка кыйммәтле әйберләрен урлыйлар. Полиция бурларны таба алмый. Өйләренә кайтырга дип җыенганда, коронавирус сәбәпле, авиаочышлар туктатыла. Алар яшәгән кунакханә дә ябыла. Ял итүчеләрнең Таиландта танышлары булмый. Барыр урыны калмаган туристлар, Тонсай мәгарәсендә палатка куеп, шунда яши башлыйлар...
Полиция аларны анализ бирү өчен дәваханәгә илтә. Коронавирус ачыкланмый. Шуннан соң офицерлар туристларны Таиландтан чыга алмый калган чит ил кешеләре өчен тәгаенләнгән отельләрнең берсенә илтә.
Таиландтагы Русия илчелегенә дә бу хәл турында хәбәр ителә.