Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
21 апрель 2020, 14:16

Карантиннан кайталмаган хатынына үч итеп... өйләнгән

Бу коронавирус күпме язмышларны үзгәртте...

Бу коронавирус күпме язмышларны үзгәртте...
Һиндстанның Бихар штатындагы Палиганж шәһәрендә бер хатын әти-әнисенең өендә карантинга бикләнеп калган. Ире моңа ачуланган һәм... элек яратып йөргән кызына өйләнеп куйган.
Дхирай Кумар исемле ирнең хатыны әниләренә кунакка китә һәм илдә карантин игълан ителеп, транспорт йөрүдән туктый. Шулай итеп, ул өенә кире әйләнеп кайталмый.
Кумар шалтыратып аны өйгә кайтуын таләп иткән, әмма хатын ничек кайтсын инде...Карантинны 3 майга кадәр озайтканнар.
Хатын иренең өйләнгәнен белгәч, полициягә аны хыянәт итүдә гаепләп гариза язган. 16 апрель көнне хокук сакчылары аны кулга алган.
Америкада исә Теннесси штатында бер хатын элеккеге ире, аның сөяркәсе һәм биш баласы белән карантинда бикләнеп калган. Хәзер алар бер гаилә булып, дус-тату яшәп яталар, ди.
Читайте нас: