Һиндстанның Дели шәһәрендә коронавируслы курьер аркасында 72 гаиләне карантинга япканнар.
Егет пицца таратып йөргән. Әлеге вакытта хастаханәгә салганнар, аның белән бәйләнешкә кергәннәрне, 16 хезмәттәшен, туганнарын үзилоциягә озатканнар.
Урындагы властьлар әйтүенчә, пицца челтәрендә эшләүчеләр санитар нормаларын саклаган, эш сәгатьләрендә шәһәр буйлап битлек белән генә йөрегән. Карантин – хәвефсезлекнең стандарт чарасы, шуңа паникага бирелмәскә чакырганнар.
Американың Орегон штатындагы Портленд шәһәрендә стриптиз-клубта эшләүче кызларның да пандемия башланып клублары ябылгач, эшсез калмас өчен өйләргә азык-төлек таратып йөри башлаулары турында язганнар иде.