Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
16 апрель 2020, 16:25

Коронавирус икътисадны тезләндерерме?

Быелның икенче кварталында алга киткән илләрнең икътисады беренче квартал белән чагыштырганда 35 процентка түбән төшәчәк.

Агымдагы елның икенче кварталында алга киткән илләрнең икътисады беренче квартал белән чагыштырганда 35 процентка түбән төшәчәк. Шундый фараз бирә кайбер белгечләр. Бу — тарихтагы иң рекордлы күрсәткеч. Алай гына да түгел, ул 2008 ел кризисына караганда 4 тапкырга зуррак.
Икътисадның никадәр тиз аякка басуы предприятие хезмәткәрләренең кайчан эшкә чыгуына бәйле булачак.
Чынлап та, предприятиеләр зур каза күрә, аеруча чәчәк үстерүчеләр хафада. Менә Нидерландия дә коронавирус пандемиясе сәбәпле йөзләрчә миллион чәчәкләрен юк итәргә мәҗбүр булган. Мартта анда 140 миллион лаләне юк иткәннәр. Ә соңгы ай эчендә Голландиядә 400 миллион чәчәкне чүплеккә ташлаганнар. Билгеле булуынча, лаләләр сезоны мартта башланып, 8 атна дәвам итә. Уртача алганда, бу чәчәкләрне сатып, һәр көнне 30 млн. доллар акча эшли алар.
Читайте нас: