Төньяк Корея ракета сынауларын туктатмый. Бу атнада ул янә Япон диңгезе өстенә берничә снарядын очырды. Көнья Корея белдерүенчә, алар кече ераклыкка очучы корабка каршы канатлы ракеталар булган. “Төньяк Кореяның хәрби куәтен үстерүгә хөрмәт белән карасак та, без һәрчак хәрби әзерлектә торабыз”,—дип белдерде Көнья Кореяның хәрби командованиесе.
Мәгълүматларга ярашлы, бу — Пхеньянның быел үткәргән бишенче ракета сынавы. Ил властьлары Төнья Кореядә коронавирус йоктыру очраклары теркәлмәве турында белдерәләр. Әмма алар шулай да халыкара ярдәм сорыйлар.