Австралиядә Аделаила шәһәрендә коронавирус аркасында эшсез калган бер ир... лотереяга берничә миллион доллар акча откан.
Бәхетле лотерея иясенә 20 ел дәвамында ай саен 20 мең Австралия доллары ( 939,4 мең сум) түләп барачаклар. Откан акчаның гомум суммасы 5 млн. Австралия доллары тәшкил итә (234,8 млн. сум).
Лотерея иясе үзенең исем-фамилиясен атамауны үтенгән. “Күптән түгел балабыз туды, акчаны үзебезнең йорт сатып алуга тотачакбыз”, - дигән ул. Кичтән ул үзенең онлайн-исәбен тикшереп карарга була һәм лотереяга 5 млн. доллар акча отуы турында хәбәр ала. “Тиз генә хатынымны уяттым, ул шатлыгыннан кычкырып җибәрде, - дип сөйләгән ул. – Мин үземнең исәбемне кат-кат тикшердем”.
Бу отыш аның гаиләсен гомер буена тәэмин итәргә җитәчәк. Эшен югалту аркасында ул кайгырып йөргән булган, хәзер үзен бик бәхетле хис итә, ди.
Күптән түгел Бөекбританиядә дә коронавирус аркасында эшсез калган бер хатынның лотереяга джекпот отуы турында язганнар иде. Ул пляжда коткаручыларның ярдәмчесе булып эшләгән, әмма эпидимия башлангач эшсез калган булган.