Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
16 апрель 2020, 15:53

Елена Малышева: Бу бит иң гүзәл вирус!

Алып баручы коронавирусны шулай атаган.

Телевизион тапшырулар алып баручы, медицина әннәре докторы Елена Малышева коронавирус ничаклы куркыныч дигән сорауга аны иң гүзәл вирусларның берсе дип атады. Бу фикерне ул Инстаграм челтәрендәге туры эфирда әйтте.

“Башта сез аны куркыныч түгел дидегез. Хәзер сез хөкүмәт телендә сөйлисез һәм аны бик хәвефле дисез. Кайда монда дөреслек?” — дип язган Малышевага бер подписчигы.
“Мин коронавирусны иң гүзәл вирусларның берсе дип исәпли идем, әле дә фикерем үзгәрмәде”, — дип аңлата алып баручы. Үзенең бу карашын Малышева коронавирустан үлүчеләрнең уртача гомере 79,5 яшь, ди. Ә балалар аны йоктырмый диярлек.
“Үлгәннәрнең уртача яше шулкадәр булган инфекцияне эзләсәң дә таба алмассың”, — ди Малышева. Шул ук вакытта ул өлкәннәр үләргә тиеш дип исәпләмәвен әйтте. Табибның үзенең әнисенә дә 86 яшь икән инде.
Ә шулай да, алып баручы фикеренчә, кызамык авыруы, хәтта аңардан вакцина булса да, күпкә хәвефлерәк. Сәбәбе шунда — кызамыктан балалар үлә, ә коронавирустан — юк.
Малышева сүзләре буенча, нәкъ шул зур бәхет тә инде.
Читайте нас: