Кытайның сәламәтлек саклау милли комиссиясе 7 апрель көнне коронавирус эпидемиясе башланганнан (2020 елның гыйнвар ае) бирле тәүге тапкыр берсе дә үлмәгән, дип хәбәр итте.
Авыручанлык очраклары анда марттан бирле көннән-көн кыскара, әмма Кытайда хәзер инде чит илдән кертелгән вирусның икенче икенче дулкыны башланган. Сәламәтлек саклау системасының рәсми органнары хәбәр итүенчә, Кытайга чит илдән (!) 1 меңгә якын вирус йоктыру очраклары кертелгән.
7 апрель көнне ил буенча коронавирус йоктыруның 32 яңа очрагы хакында хәбәр итәләр. Алар барысы да Кытайга читтән кайткан.
Сәламәтлек саклау органнары түрәләре сүзләре буенча, шулай ук 30 яңа бер билгеләре дә булмаган инфекцияләр теркәлгән. Нәтиҗәдә Кытайда авырганнар саны 1033 кешегә җиткән. Бу санның якынча дүрттән бер өлеше шулай ук чит илдән кайтарылган.
COVID-19ны йоктыручылар саны Кытайда 1,2 миллион кешегә җиткән, якынча 70 мең кеше бу мәкерле чирдән үлгән. Русиядә исә 7 497 кеше “таҗлы” чирне йоктырган. 58 русияле якты дөнья белән хушлашкан.