Ул Джамму шәһәрендәге хастаханәдә башын дәвалаган. 1 апрельдә илдә үз-үзләрен изоляцияләү режимы кертелгән. Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы водителе юллардагы кордоннарны исән-имин үтер өчен аңа үле булып кыланырга тәкъдим иткән. Хаким белән тагын өч ир ашыгыч ярдәм машинасында шулай нәр160 чакрым юл үткәннәр. Водитель полиция хезмәткәрләренә хастаханәдә алган үлү турындагы ялган таныклыкларны күрсәткән. Соңгы блокпостта гына полиция хезмәткәре “үлек”ләрне тикшереп карарга булган һәм алдау очрагы ачыкланган. Аларның барсын да карантинга озатканнар һәм штрафка тарттырганнар.