Бу хакта NDTV һинд каналы хәбәр итә. Малайга - Корона, кыз балага Ковид дип исем кушканнар.
Медиклар нәниләргә шаяртып Корона һәм Ковид дип эндәшкән. Әти-ниләренә дә бу исемнәр ошаган. Прити һәм Винай Верма бу исемнәр “авырлыкларны җиңүдәге триумф”ны символлаштырачак дигән фикердә.
Ирле-хатынлы пандемияне генә түгел, ә булачак әнинең бәби тапкандагы катлаулыкларга дучар булуын да күз уңында тоткан. Аларга дәваханәгә барып җитәр өчен чын мәгънәсендә камауны ерып чыгарга туры килгән. Чөнки полицейскийлар аларның машинасын берничә тапкыр туктаткан. Дәваханәгә барып җиткәч, хатынга кесарево кисеме ясаганнар.
Һиндстанда коронавирус инфекциясе белән 2,3 мең кеше авырган. 56 кеше үлгән.